Җинаять һәм җәза
2 декабрь 2022, 18:09

Бер шалтырату 220 меңгә төшкән

И, әрнегәндер инде... 

Бер шалтырату 220 меңгә төшкәнБер шалтырату 220 меңгә төшкән
Бер шалтырату 220 меңгә төшкән

Стәрлетамакта яшәүче ханымга бер кеше шалтыратып, 220 мең сумга  кредитка чумырган. Полициягә аның килене килеп гариза язган.

Зыян күрүче хәбәр итүенчә, аның телефонына банк хезмәткәре булып бер чит кеше шалтыраткан. Аның исеменнән, янәсе, кемдер 150 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Акчаны югалтмас өчен карта номерын сораганнар, ә әби куркуыннан әйткән. Шулай ук ул җинаятьчеләргә телефонына килгән кодны да хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, картасында яткан 200 мең сум юкка чыккан.

Банк хезмәткәре булып шалтыраткан кешеләргә карта номерын әйтергә ярамый. Моның турында күпме сөйләп һәм язып торалар, ә җинаятьчеләр кармагына эләгүчеләр һаман күп. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас