

Уфада хокук саклаучылар педофилиядә шикләнелүче ирне тоткарлаган.
Исегезгә төшерәбез, 26 ноябрьдә шикле ир-егет мәктәп укучысы артыннан Транспортная урамында урнашкан йортның подъездына керә.
“11-12 яшьләр тирәсендәге кыз таныш булмаган кеше белән лифтка керә. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат кызга бәйләнә башлый, аны тоткаларга тырыша. Лифт ишекләре ачылгач, ул артка чигенә. Мәктәп укучысы бу хәл турында гаиләсенә сөйли. Алар, үз чиратында, полициягә гариза яза”, – дип сөйләгән иде бу вакыйга белән таныш кеше.
Полиция шикләнелүче ирне эзли башлый. Алар аның эзенә тиз төшәләр. Бак дисәң, ул 25 яшьлек Бурятия кешесе булып чыга. Ярты ел элек Уфага акча эшләргә дип килгән. Моңа кадәр дә аңа хөкем карары чыгарылган булган.
Үзен эзләүләрен белгәч, ир тиз арада Бурятигә кайтып китәргә җыена һәм самолетка билет ала. Әмма аны аэропортта полиция эләктерә.
Ир үз гаебен таныган.