Җинаять һәм җәза
29 ноябрь 2022, 09:32

Дәваханәне талаган

Бу кеше томография үтәргә килеп, 200 меңлек медицина корылмасын урлап чыккан. 

Дәваханәне талаганДәваханәне талаган
Дәваханәне талаган

23 ноябрьдә бер ир компьютер томографиясе узу өчен хастаханәгә килгән.

Процедураны үткәннән соң, бер кабинетның ишеге ачык булуын күргән дә, анда бер кеше дә булмагач, медицина җиһазын урларга уйлаган. Төенчегенә сөяк тукымасын ваклый торган корылма һәм ике дрель салган да, дәваханәдән тизрәк чыгып сызган.

Зыян күләме 200 мең сумнан арткан. Тәртип сакчылары бу җинаятьтә элек хөкем ителгән 57 яшьлек уфалының катнашы барлыгын ачыклаган.

Шикләнелүчене кулга алганнар. Ул яшереп-нитеп тормаган, барысын да сөйләп биргән. Урланган әйберләрен кибеткә тапшырып, байтак кына акча эшләргә уйлаган. Тик өлгермәгән. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Корылмаларны медицина учреждениесенә кайтарып биргәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас