Җинаять һәм җәза
28 ноябрь 2022, 14:35

Педофилны эзлиләр

Таныш булмаган ир-ат кыз артыннан лифтка керә...

Социаль челтәрСоциаль челтәр
Социаль челтәр

Уфада хокук саклаучылар педофилны розыскка биргәннәр.

26 ноябрьдә шикле ир-егет мәктәп укучысы артыннан Транспортная урамында урнашкан йортның подъездына керә, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

“11-12 яшьләр тирәсендәге кыз таныш булмаган кеше белән лифтка керә. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат кызга бәйләнә башлый, аны тоткаларга тырыша. Лифт ишекләре ачылгач, ул артка чигенә. Мәктәп укучысы бу хәл турында гаиләсенә сөйли. Алар, үз чиратында, полициягә гариза яза”, – дип сөйләгән матбугат басмасына бу вакыйга белән таныш кеше.

Әле хокук саклаучылар җинаятьчене эзли. Вакыйганы ачыклау эшләре бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас