Җинаять һәм җәза
28 ноябрь 2022, 15:32

Аферист хатынның матур буласы килгән

Һәр хатын-кызның гүзәл буласы киләдер ул

Видеодан стоп-кадр.Видеодан стоп-кадр.
Фото:Видеодан стоп-кадр.

Уфада полицейскийлар косметологларга карата мошенниклык кылуда гаепләнгән хатынны тоткарлаган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, шикләнелүче хатын 2021 елдан алып, түләү турында ялган чек күрсәткән. Чираттагы тапкыр уфалы хатын “бушлай” кашларын буяткан һәм битен чистарттырган.  

“Октябрьнең 50 еллыгы урамында урнашкан матурлык салоны җитәкчесе полициягә гариза язган. Җитәкче ханым бер клиентканың косметологик үзәккә акча күчерү турында ялган чек күрсәтүен сөйли.  Җинаять эзләве хезмәткәрләре шикләнелүче аферистканы  тапкан һәм тоткарлаган. Ул Уфада  яшәүче моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән 31 яшьлек хатын булып чыккан. Шикләнелүче гаебен таныды”, – диләр ведомствода.

2021 елның сентябреннән алып 2022 елның ноябренә кадәр тоткарланган хатын 3 тапкыр матурлык салонына барган һәм косметологик хезмәтләрдән кулланган. Әмма чынлап акча түләр урынга рецидивист хатын администраторга түләү хакында ялган скриншот күрсәткән. Салонга салган зыян 20 мең сум тәшкил иткән. Җинаять эше кузгатканнар.

Исең-акылың китәр, 20 мең сум акчаңны жәлләрсеңме? Нәрсәгә бит әле! Каш ясатуга!.. Хәзер әнә досьесын тагын бер хөкем карары тулыландырыр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас