

Чиләбедә исерек ир чалбарсыз һәм шапкасыз килеш кечкенә кыз баланы ачы салкынга тышка алып чыккан.
Ике бала иярткән ирне 26 ноябрь кичендә шәһәрнең төньяк-көнбатышында күреп калганнар. “Подъезддан чыкканда ике бала иярткән исерек ирне очрадым, ул кычкырып елаган балаларны подъездга табан сөйри иде. Кыз бала киенмәгән иде диярлек”, – дип сөйләгән шул йортта яшәүче Ирина.
Хатын сүзләре буенча, малай “бераз” киенгән булган, ә менә кыз бала ни чалбар, ни шапка кимәгән. Чәчләрендә – бәс, аяклары зәңгәрләнеп беткән иде, дип сөйләгән ул.
“Нишләп балагыз киенмәгән, дип сорадым мин, ә ул мине читкә этте дә арытаба китте. Моңа кадәр аны биредә күргәнем юк иде”, – ди ул.
Ирина күршесе белән балаларны фатирга алып кергән исерек ирне полицейскийлар килгәнче беркая җибәрмичә саклап торган. Исерек ир әлеге балаларны фатирда йоклап яткан дус хатыныныкы булуын, аларны ияртеп кибеткә тәмәкегә барып килүен әйткән. Йортта яшәүче Ирина сүзләренчә, якындагы кибеткә барып җитү өчен 15 минут вакыт кирәк, ягъни кыз бала салкында ким дигәндә ярты сәгать йөргән...
Балаларын карамагач, нигә табалар икән соң аларны хәсрәт-аналар?..
Чыганак: lenta.ru