

Башкортстан суды 12 млн артык сумга зәркән әйберләрен урлауда гаепләнүчене кулга алган.
Уфа буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең 9нчы полиция бүлеге тикшерүчесе үтенече буенча, шәһәрнең Киров районы суды Дзержинскида яшәүче 22 яшьлек кызга чик кую чарасын сайлаган. Аны 2023 елның 20 гыйнварына кадәр кулга алганнар.
"И Макарова алдан тикшерү органнары 12 миллион сумнан артык зәркән әйберләрен урлауда гаепләнә. Суд карары белән И. Макаровага карата суд 2023 елның 20 гыйнварына кадәр 1 айда 25 тәүлеккә төрмә рәвешендә чик кую чарасын сайланды",-дип хәбәр итә суд матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бу хәл 19 ноябрьдә Уфада булды. Ике ай элек Түбән Новгородтан Уфага яшәргә килгән 22 яшьлек Карина Макарова Уфаның "Мега" сәүдә үзәгендәге "Ювелирцентр" салонына эшкә урнаша. Соңгы көнне Карина, өлкән сатучы буларак, хезмәттәшләрен иртәрәк кайтарып җибәрә дә, берүзе генә калып, сейфлардагы алтын-көмеш бизәнгеч әйберләрен һәм башка кыйммәтле ташларны җыеп шәһәрдән чыгып кача. Әле инде ул тоткарланган.
«Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан оператив эзләү барышында кызның туган шәһәре Дзержинскига китүе ачыкланды. Әле бу эшне тикшерү дәвам итә, җинаять кылу шартлары билгеләнә. Урланган әйберләрне эзләү буенча чаралар күрелә", - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.