Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 ноябрь , 12:41

Эчәләр дә руль артына утыралар...

Узган тәүлектә республикада ничә исерек водитель тоткарланган? 

Эчәләр дә руль артына утыралар...
Эчәләр дә руль артына утыралар...

Узган тәүлектә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре республика юлларында 24 исерек водительне тоткарлаган. Ә аларның икесе исерек хәлдә элек тә тотылган булган, дип хәбәр итә БР ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, шул ук вакытта юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 1400 дән артыгы ачыкланган.  «Узган тәүлектә республика юлларында 10 автомобиль һәлакәте теркәлгән, аларда 12 кеше имгәнгән», - дип өстәделәр Дәүләт автоинспекциясендә. 

Исерек килеш машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен хәвеф астына куя. Юлларда аяныч хәлләргә килеп җитмәүне күз уңында тотып, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре даими максатчан рейдлар уздыра.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в