

Кичә көндез Ибраһимов бульвары буйлап хәрәкәт иткәндә билгесез водитель җәяүлеләр кичүе аша чыккан кеше өстенә барып менгән.
Нәтиҗәдә 19 яшьлек җәрәхәтләнгән кыз дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме күрсәтелгәч, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Юл-транспрт һәлакәте очрагы буенча тикшерү эше башланган. Водитель авария урынын ташлап качкан, диләр БР буенча ЮХХДИдә.
“Вакыйганың шаһитларын бу хәлне тикшерүдә битараф калмауларын үтенәбез. Зинһар, 237-02-02 яисә 102 номерына шалтыратыгыз”, – диләр Уфа буенча ЮХХДИдә.
Чыганак: bashinform.ru