+20 °С
Болытлы


Салават шәһәрендә "Лада Калина" водителе башта янәшәсендә барган машинага бәрелгән һәм аннан соң койманы җимереп, тротуарга менгән.
Бу хәл 20 ноябрьдә Калинин һәм Ленин урамнары киселешендә булган." Лада Калина" руле артында утырган 28 яшьлек егетнең кинәт эпилепсиясе башланган һәм ул хәл юл һәлакәтенә китергән.
Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, машина йөртүчене өенә җибәргәннәр. Юл һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.