

Туймазы районында 10 килограммга якын наркотик саклау факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Кандра авылында яшәүче бер кеше бакчасында наркотик үстергән. «Ир-ат үз участогында күп еллар марихуана үстереп киптергән һәм аны җыеп, гәзиттән эшләнгән төргәкләргә тутыра барган. Полицейскийлар өенә килгәч, 10 килограммга якын шушы тыелган матдәне тапканнар. Җыелган „уңыш“ны ул сату өчен түгел, ә үзенә кулланырга саклыйм, дигән. Шулай ук аның участогында һәм якын-тирә территорияләрдә полицейскийлар 50гә якын марихуана куакларын тапкан. Барлык тыелган үсемлекләр тартып алынды», - дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгында.
Җинаятьче качып өлгергән, әле аны полиция эзли.