Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 ноябрь , 19:10

Уфада 22 яшьлек кыз "Ювелирцентр"ны талаган

Салоннан ул 12 миллион сумнан артык алтын бизәнү әйберләре урлап качкан.

Уфада 22 яшьлек кыз "Ювилерцентр"ны талаган
Уфада 22 яшьлек кыз "Ювилерцентр"ны талаган

22 яшьлек Карина Макарова Уфаның "Мега" сәүдә үзәгендәге "Ювелирцентр" салонында эшләгән. Соңгы тапкыр ул эш урынында 19 ноябрьдә булган. Шул көнне Карина, өлкән сатучы буларак, хезмәттәшләрен иртәрәк кайтарып җибәргән дә, берүзе генә калып, сейфлардагы алтын-көмеш һәм башка кыйммәтле ташларны җыеп кайтып киткән.

Видеодан күренүенчә, бизәнгечләрне ике картон тартмага тутырган һәм 22:00 сәгатьтә кибетне бикләп чыккан. Аннары Карина арендага алынган фатирына такси белән кайткан. Берничә минуттан подъезддан шул ук тартмалар белән чыгып, соры машинага утырып, билгесез якка китеп югалган. 

Иртән кибеткә хезмәттәшләре килгәч, буш салонны күреп шаккатканнар. Макарова эшкә килмәгән, телефоны сүнгән. Кызны эзли башлаганнар. Арендага алынган фатирында ишекне ачучы булмаган. Фатир хуҗасын чакыртып, аның белән бергә кергәннәр. Барлык киемнәре, әйберләре урынында, ди.

Түбән Новгородта яшәүче әнисе белән элемтәгә кергәннәр, ул кызының ике ай элек Уфага акча эшләргә киткәнен генә әйткән, ә соңгы яңалыкны ул полиция хезмәткәрләреннән ишеткән.

Моңа кадәр кыз урлашып йөргәне булмаган, бер тапкыр да хөкем ителмәгән. Түбән Новгородта университетның соңгы курсында укый, икътисадчы булырга хыялланган. Хәзер инде 22 яшьлек кызның киләчәген күз алдына китерү авыр түгел. Полиция хезмәткәрләре андый җинаятьчеләрнең эзләренә тиз төшәләр. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в