Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 ноябрь , 11:14

Урманга кергәнче чыгуыңны уйла

Егет 20 нарат кискән өчен 3 миллионга якын штраф түли. 

Урманга кергәнче чыгуыңны уйла
Урманга кергәнче чыгуыңны уйла

Белорет районара суды 25 яшьлек егеткә карата җинаять эшен караган. Ул урман хуҗалыгыннан законсыз рәвештә зур күләмдә рөхсәтсез урман кисүдә гаепләнә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, хөкем ителүче 2022 елның мартында Сәрмән авылы янындагы Белорет урман хуҗалыгыннан 20 нарат агачын урлаган. Киселгән агачларның гомуми күләме 95 кубометрдан артык булган. (Бу урманны зур күләмдә кисү дип бәяләнә).Шуннан соң егет аларны пилорамага ташыган. Полиция хезмәткәрләре анда аның эзенә төшкән.

"Киселгән агачларның диаметрын исәпкә алып, урман фондына китерелгән зыян 2 миллион 800 мең сумнан артык бәяләнде", - дип хәбәр иткәннәр суд матбугат хезмәтендә.

Егет шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм аңа 2 миллион 806 мең 95 сум штраф салынган.

 

Фото: krsk.aif.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в