Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 ноябрь , 13:41

Акчалары да, яхшы машиналары да бар...

Әмма салым түләмиләр. Ни өчен? 

Акчалары да, яхшы машиналары да бар...
Акчалары да, яхшы машиналары да бар...

 Башкортстанда яшәүче 3 меңнән артык кешегә быел автомобильләре белән хушлашырга туры килгән. Чөнки салымнар буенча бурычлары күп җыелган өчен суд приставлары тартып алган.

Суд карары нигезендә бурычлылардан барлыгы 3240 транспорт чарасы тартып алынган. Аларның гомум бәясе 944 млн сум тәшкил иткән.

Чираттагы рейд барышында бурычлары 1,5 млн сумнан артып киткән автомобильчеләрдән Jaguar XJ, Cadillac GMT, Audi Q7 алынган.

Ноябрьгә республика халкына милек салымнары буенча 1,8 млрд сум бурычларын түлиселәре бар, шуларның 1,1 млрд сумы транспорт салымына туры килә.

Салым түләү кампаниясе 1 декабрьдә тәмамлана. Санаулы гына көннәр калган, өлгерегез!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в