Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 ноябрь , 12:51

Идарәче компания ике ел буена халыкны алдаган

Бик кызганыч...

Идарәче компания ике ел буена халыкны алдаган
Идарәче компания ике ел буена халыкны алдаган

Стәрлетамак прокуратурасы Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә законнар үтәлешен тикшергән. Тикшерү нәтиҗәсендә  ике ел дәвамында ике идарәче компаниянең  16 күп катлы йортта яшәүчеләрдән җылылык һәм су өчен түләүләр кабул итүе ачыкланган.

Әмма 4,5 миллион сумга якын акчалар ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга күчерелмәгән һәм башка, кешеләрне коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүгә бәйле булмаган  максатларга тотынылган.

“Шәһәр прокуратурасы тикшерү материалларын тиешле органга юнәлткән, аларны карагач, “аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылачак”, – дип хәбәр итәләр прокуратурада.

Кызганыч инде, еш кына халыкны шулай мыскыл итәләр. Әле ярый, артык түлибез, ахры, дип шикләнелүчеләр бу хәлне ачыклауга ирешкән. Ә олы яшьтәге пенсионерлар моны белмәскә дә мөмкин, квитанция килгән саен түли дә түли ул. Кесәсендәге соңгы тиененә кадәр...

Чыганак: bashinform.ru

Фото: moe-tambov.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в