

Пензаның гарнизон хәрби суды матди тәэмин итү ротасының водитель-заправкалаучысы Александр Дорошенконы түләүләр белән мошенниклык кылырга омтылганы өчен шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Ул түләүләр алганда мошенниклык кылырга маташу маддәсе буенча гаепле дип табылган.
Гыйнвардан апрель аена кадәр Дорошенко махсус хәрби операция белән янәшә Белгород һәм Курск өлкәләре территорияләрендә командировкада булган. 19 мартта ир үзенең “КамАЗ”ына прицеп таккан вакытта бармагын сындыра. Ә 29 мартта мунча юганда аның балтыры пешә. Шулчак контракт буенча хезмәт итүче, хәрби госпитальгә барып, 19 мартта Русиядән читтә махсус хәрби операция барышында имеш тә мина шартлавы сәбәпле яралануы хакында хәбәр итәргә уйлый. Моннан тыш, ул бу җәрәхәтләре өчен 3 миллион сум түләү алу турында рапорт яза.
24 майда Дорошенко РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби клиник госпиталеннән чыккан һәм частька кайткан. Анда хәрбинең күрсәтмәләре ялган булуы ачыкланган да инде. Часть командиры прокуратурага мөрәҗәгать иткән, ахырда җинаять эше кузгатылган. Хәрбинең хезмәттәшләре шаһитлар буларак чыгыш ясаган. Алар Дорошенко җәрәхәтләрен Русиядә алды, дип раслаган. Хезмәттәшләрнең берсе махсус хәрби операция зонасына часть подразделениеләренә су, ягулык һәм азык-төлек илтергә барган идек, әмма бу хәл 19 мартта түгел иде, дип сөйләгән.
Дорошенко гаебен таныган, әмма күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Шулай да егет бу акчаны авыру әнисенә тотынырга теләгән идем, дигән.
Чыганак: lenta.ru