Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 ноябрь , 17:54

Криптоакча сатып алып баерга уйлаган

Учалыда яшәүче ханым таныш булмаган счетка 2 млн 600 мең сум акча күчергән. 

Криптоакча сатып алып баерга уйлаган
Криптоакча сатып алып баерга уйлаган

Криптоакчаның нәрсә икәнен хәзер беләбез инде, ул интернетта булдырылган, һәм аны беркем контрольдә тотмый. Ул кәгазьгә бастырылмый, аның белән түләү интернет аша гына башкарыла ала. Соңгы елларда инвестиция базарында криптоакчага игътибар нык артты. Мондый зур үсеш дөнья буйлап күпсанлы инвесторларда зур кызыксыну уята, аны тиз баю ысулы итеп күрүчеләр күбәя.

Башкортстанда яшәүче бер ханым да криптоакча сатып алам дип 2 млн 600 мең сум акчасыз калган. Мондый зур сумманы ул мошенник-криптовалютчыларга күчергән. Бу хакта республика Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Учалы районында яшәүче бу ханымга социаль челтәрләрдә күп акча эшләү тәкъдиме белән чыкканнар. Таныш булмаган кеше сәүдә мәйданында «крипт» сатып алырга кирәклеген аңлаткан. Хатын ышанып, күрсәтелгән счетка 2600 000 сум акча күчергән. Шуннан соң, инвесткомпания хезмәткәре элемтәгә керми башлаган.

Хәзер бу хәл буенча полиция РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе кысаларында җинаять эше кузгаткан.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в