

Уфада полицейскийлар үз фатирында наркотиклар куллану өчен притон оешытыручы 37 яшьлек беркайда да эшләмәгән ирне тоткарлаган.
Участковый уфалының быел июль аеннан алып спиртлы эчемлекләр һәм азык-төлек өчен Юрий Гагарин урамындагы фатирын наркотиклар ясап кулланучылар өчен “аренда”га бирүен ачыклаган.
“Тентү нәтиҗәсендә полицейскийлар фатирда тыелган матдәләр әзерләү өчен савыт-саба, шулай ук шприцлар тапкан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган”, – диләр Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә.
Чыганак: bashinform.ru