Салават районара суды Белокатай районы хакимияте башлыгы урынбасарына карата җинаять эшен тикшерә башлаган. Ул вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә.
Тикшерүнең якынча нәтиҗәләре буенча, гаепләнүче, вазифа биләүче буларак, Яңа Белокатай авылында күп фатирлы йортларда 35 торак төзү һәм файдалануга тапшыруга, кимчелекләр булуга карамастан, күрәләтә рөхсәт биргән. Ул, торакларның төзелеш, санитар, техник таләпләргә җавап бирүен һәм яшәү өчен яраклылыгын тиешенчә тикшереп тормый, аларны сатып алуга муниципаль контрактлар төзегән. Аннары бу тораклар, муниципаль милеккә күчерелеп, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларга бирелгән.
Яши башлагач, бу фатирларда кимчелекләр ачыкланган. Республиканың ведомствоара комиссиясе һәм төзелеш-техник экспертиза нәтиҗәләре буенча, төзелгән йортлар хәвефле һәм яшәү өчен яраксыз булып чыккан. Төзелеш вакытында фундамент урынына гади агач төпсәләр кулланылган, вентиляция системасы дөрес куелмаган, шул сәбәпле, кышын күгәрекләр барлыкка килгән. Ә бит гаепләнүче ятим балалар өчен торак сатып алуга 18,8 миллион сумнан артыгракка контрактлар имзалаган.
Әмма ул җинаять кылуын танымаган.
“Моңа кадәр суд әлеге эш буенча аклаучы хөкем карарын чыгарган иде. Прокуратура шикаять бирде, Югары суд карарны кире какты һәм эшне яңадан кайтарды. Хәзер яңа гаеп белдерелә”, – диләр прокуратураның матбугат хезмәтеннән.