Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 ноябрь , 15:16

Водитель төнлә кеше бәрдергән һәм качкан

Тапталган хатын үлгән. 

Нефтекамада төнге сәгать берләр тирәсендә Ленин урамында ачыкланмаган водитель Яңавылда яшәүче 61 яшьлек хатынны бәрдергән һәм авария урыныннан качкан. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын шунда ук үлгән.

Әле хатынны таптаган  водительне эзлиләр.  

“БРның Дәүләт автоинспекциясе  әлеге авариягә кагылышлы берәр  мәгълүматка ия булучылардан  полиция хәбәр итүләрен яисә 8(347) 235-84-02 телефоны буенча шалтыратуларын сорый”, – дип мөрәҗәгать иткәннәр гражданнарга.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в