Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
11 ноябрь 2022, 15:06

Сыйныфташының күкрәгенә тибеп үтергән

Юк кына сәбәп өчен бит әле...

Руфина Таҗиева Лента.ру
Фото:Руфина Таҗиева / Лента.ру

Русия мәктәпләрендәге кайсыбер хәлләргә ис-акыл китәрлек. Күптән түгел Ставрополь краеның Барсуковская станицасындагы  мәктәптә тугызынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек  үсмер егет  пинҗәген акбур белән пычраткан өчен сыйныфташын үтергән. Үсмерләр  арасындагы низаг тәнәфес вакытында мәктәп коридорында булган.

Дөрес, бу фаҗига очраклы килеп чыккан диләр, ләкин, ни дисәк тә, кеше гомере өзелгән бит. Бу хәл турында  “112” Telegram  каналы хәбәр иткән.

Үсмер егет сыйныфташының  бу гамәленә бик ачуланган һәм аягы белән күкрәгенә китереп типкән. Тегесе егылган, һушын югалткан һәм җан тәслим кылган. “Ашыгыч ярдәм” бригадасы үсмернең үлемен раслаган. Гаеплене кулга алганнар.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас в