Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
11 ноябрь , 20:23

Автобус урлап, Кушнаренкога киткән

Анда нишләргә җыенды икән?

news.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Бүген иртән Уфа шәһәренең  дежур частена “Lotos” автобусын урлаулары турында хәбәр килә. Күп тә үтми ЮХХДИ хезмәткәрләре автобусны Интернациональ урамында  күрәләр һәм туктаталар. Бу хакта республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең Телеграм-каналында язып чыккан.

Автобусны Уфа районында яшәүче 53 яшьлек ир урлаган. Ул Инорс бистәсендәге Фронт бригадалары урамында урнашкан парковкага  качып-пасып кына уза да, автобусның ачкычы зажиганиедә калганлыгын күрә. Ир, автобуска утырып, саклана торган парковкадан тыныч кына чыгып китә. Тоткарланган ир сүзләре буенча,  кеше автобусында ул Кушнаренко районына барырга ниятләгән. Тикшерү эше бара.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в