Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 ноябрь , 22:15

Оныкларын 8 ел бикләп тотканнар

Баланың тәнендә кыйналу эзләре юк, тик шулай да...

novyefoto.ru
Фото:novyefoto.ru

Германиядә яшәүче ирле-хатынлы пенсионерлар 8 елга якын оныкларын бикләп тоткан һәм өйдән чыгармаган.

Журналистлар хәбәр итүенчә, кыз балага  6 ай тирәсе булганда, аның әнисе әтисенә кызы белән Италиянә күченеп китәргә планлаштыруы хакында записка язган. 2015 елның сентябрендә  баланың әтисе хатын белән баланы  берничә тапкыр Аттендорнда (Германиядәге шәһәр – Авт.) күргән һәм бу хакта опека органнарына хәбәр иткән. Опека органнары хезмәткәрләре хатынның әти-әнисеннән сорау алганнар, әмма алар бертавыштан ана белән кызның чынлап та Германиядән китүен сөйләп биргәннәр. Берничә ел  дәвамында полицейскийлар баланы эзләп табарга маташкан, әмма сабыйның эзенә 2022 елда гына төшкәннәр.

Баксаң, кыз бала илдән китмәгән, ә  шул гомер картәтисе белән картәнисендә яшәгән. Алар баланы йорттан чыгармаган.

Баланың тәнендә кагу-сугу эзләре юк, шулай да кызчык физик яктан начар үсешкән һәм баскычтан үзаллы менә алмый, ди.

Әнисе, картәнисе һәм картәтисе  баланы законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итүдә һәм балигъ булмаганга карата рәхимсез мөгамәләдә булуда гаепләнә. Ни өчен алар 8 елга якын баланы бикләп тоткан? Тикшерүчеләр моны ачыкларга тиеш.

Чыганак: lenta.ru  

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в