

Бүгенге суд утырышына аның ике туган сеңлесе белән әтисе килгән булган, сеңлесен суд залына керткәннәр, ә менә әтисенә керергә рөхсәт булмаган.
Илназ Галәвиевны 2023 елның 18 апреленә кадәр сак астында калдырырга дигән карарны укыганда янгын хәвефе турындагы сигнализация кабынган һәм судья карарны укып бетерә алмаган, приставлар барсына да суд залыннан чыгарга кушканнар.
Судка һәлак булган балаларның әти-әниләре килгән булган. Барсы бергә – унлаган кеше. Дәүләт гаепләүчеләре төркемен Татарстанның прокуроры Илдус Нафиков җитәкли. Җинаять эше 325 томнан тора.
Генеарль прокуратура аны 5 җинаять кылуда – кеше үтерүдә, кеше үтерергә маташуда, шартлаткыч әзерләү, аны саклауда, гимназия мөлкәтен юк итүдә гаепли.
Тикшерүчеләр фаразынча, егет 2021 елның 1 гыйнварыннан 6 майга кадәр үз өендә шартлаткычлар ясау белән шөгыльләнгән. Аларны ул 11 майда гимназиягә алып барып шартлата. Гимназиягә үзе белән 500 патрон да алып бара һәм юлында очраган бөтен кешегә дә ата. Нәтиҗәдә 9 кеше һәлак була, 143 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Гимназиянең матди зыянын 1,4 миллион сумга бәяләгәннәр.
һәлак булучыларның әти-әниләре Галәвиевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне таләп итәләр.
Чыганак: realnoevremya.ru