Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 ноябрь , 01:16

“Мәктәпкә бомба куелган!”

Быел кыш мондый хәбәрләр көн саен ишетелде, хәтерлисезме?

gorzavod.ru
Фото:gorzavod.ru

Алтай краенда полиция хезмәткәрләре  социаль объектларга бомба куелган дигән 11 ялган хәбәр таратуга катнашлыгы бар дип шикләнелгән русиялене  тоткарлаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, быел гыйнвардан сентябрьгә кадәр шикләнелүче күп тапкырлар сәүдә үзәкләренә, административ биналарга, социаль инфраструктура объектларына мина куелуы турында хәбәр иткән. Аноним булып калыр өчен ул үзенең мәгълүматларын алмаштыра алучы программа чараларын кулланган.

Хәбәрләр Алтай краеның  гына түгел, Русиянең башка төбәкләре торак пунктларына да, аның чикләреннән тыш  дәүләтләргә дә  җибәрелгән”, – диләр Алтай краеның Эчке эшләр министрлыгында.

Полиция версиясе буенча, яшь егет, ялган хәбәр җибәреп, социаль челтәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелек реакциясен, хокук саклау органнары эшен күзәткән һәм “үз” эшенә карата чиновникларның рәсми белдерүләрен карап барган.

Тентүләр нәтиҗәсендә  егетнең мобиль телефоны тартып алынган, анда террорчылык актлары турында ялган хәбәрләр тарату белән бәйле мәгълүмат табылган.

Әлеге вакытта шикләнелүче сак астында һәм ул күрсәтмәләр бирә. Аңа каршы “Шартлау, яндыру яки кешеләрнең үлеме куркынычы тудыручы башка гамәлләр турында белә торып ялган хәбәр” маддәсе буенча 11 җинаять эше кузгатылган.

Исегездә булса, Русиянең төрле шәһәрләрендә биналарга бомба куелуы турында ялган хәбәрләр дулкыны быел гыйнварда башланды. Янаулар башлыча мәктәпләр, уку йортлары, дәваханәләр, судлар биналарына кагылды. Аллаһка шөкер, бер хәбәр дә дөрескә туры килмәде.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в