Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 ноябрь , 00:50

Инкассаторларны талаучыны 10 елдан соң тотканнар

Җинаятьчене чәче һәм ДНКсы буенча ачыклаганнар.

od.vgorode.ua
Фото:od.vgorode.ua

Домодедово суды 10 ел элек инкассаторларга һөҗүм иткән бандитлар төркеменең бер әгъзасын 5 елга хөкем иткән. Ул вакытта җинаятьчеләр 4,8 миллион доллар һәм 12,5 миллион сум акчаны урлаган.

Тикшерү һәм суд түбәндәгеләрне ачыклаган:  2011 елда җинаятьче әшнәләре белән бергә Кыргызстан инвесторының Мәскәү эшкуарына җитештерү өчен станоклар сатып алуга зур сумма акча бирергә җыенуын белеп кала. “Домодедово” аэропортыннан акчаларны эшкуарга инкассаторлар китереп бирергә тиеш була. Җинаятьчеләр инкассаторларга һөҗүмне алдан планлаштыра. Алар ике машина урлый. Берсен полиция машинасы итеп үзгәртәләр. Хөкем ителгән ир хокук сакчысы ролен “уйный”. Ул инкассаторларны аэропорттан ерак түгел урында туктата һәм водительгә һөҗүм итә, башына автомат приклады белән суга. Җинаятьченең әшнәләре дә тиз арада килеп җитә, алар калган инкассаторларга корал төби, тукмый һәм талый.

Инкассаторлар бандитларны куып басарга тели, әмма җинаятьчеләр аларның машинасы тәгәрмәчләрен атып тишәләр һәм качып китәләр. Шулай итеп, алар 4,8 миллион доллар һәм 12,5 миллион сум акчаны кулга төшерә.

Җинаять эшенең беренче фигурантын  10 елдан соң гына тота алганнар. Ташлап калдырылган машинада җинаятьченең тирләү эзләре сакланган полицейский курткасы табылган. Шулай ук инкассаторларның берсе аның йөзен һәм озын чәчен исендә калдырган һәм аны таныган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в