Җинаять һәм җәза
7 ноябрь 2022, 04:53

Үзен америкалы дип таныштырган

Ә хатын ышанган...

Америкалы булып кыланган мошенник, ялган юл белән русияле хатынның чирек миллион сумнан артык акчасын үзенеке иткән.

Мәскәүдә яшәүче җыештыручы хатын февральдән алып интернет аша үзен Ричард дип таныштырган ир белән аралашкан. Хатын сүзләренчә,  яз ахырында аларның мөнәсәбәтләрендә проблемалар башланган. Ричард җитди кыенлыкларга таруын сөйләгән, аларны бары тик акча ярдәмендә генә хәл итеп булуын да ачып салган.  

Ярдәм итәргә теләп,  хатын аферистка 270 мең сум акча күчергән. Шул моменттан алыр Ричард аны кара исемлеккә кертеп куйган һәм элемтәгә чыкмый башлаган. Хатын полициягә гариза язган.

Телевидение-радиода күрсәтеп-сөйләп, гәзитләрдә, төрле сайтларда көн сен шундый очраклар турында язып торсалар да, алданучылар саны нишләптер кимеми...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас