Җинаять һәм җәза
7 ноябрь 2022, 17:23

Браконьерлар җәзасыз калмаячак

Кыйгы районында аю, кабан дуңгызы, өч аю баласының калдыклары табылган. 

Браконьерлар җәзасыз калмаячакБраконьерлар җәзасыз калмаячак
Браконьерлар җәзасыз калмаячак

Табигатькә зыянны аучылар түгел, ә браконьерлар сала. Кыйгы районында алар күпләп кыргый хайваннарны аулаганнар. Урманда аю, кабан дуңгызы, өч аю баласының калдыклары табылган.

БР Экология министрлыгында хәбәр итүләренчә, аларга бу хәлне аучылар күреп хәбәр иткән. БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев сүзләренчә, законсыз рәвештә кыргый хайваннарны аткан кешеләрне әзлиләр. Әлеге җинаять өчен биш йөз меңнән башлап бер миллион сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, бәләкәй аю балаларын һәм балалары булган ана аюларны аулау тыела. Алар кешегә хөҗүм итеп, гомер һәм сәламәтлек өчен хәвеф тудырган очракта, саклану максаты белән генә тияргә ярый.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас