Җинаять һәм җәза
5 ноябрь 2022, 15:43

Янында яткан дусты инде тын алмаган...

Куркуыннан йорт хуҗасы күршесенә йөгереп кергән. 

Янында яткан дусты инде тын алмаган...Янында яткан дусты инде тын алмаган...
Янында яткан дусты инде тын алмаган...

Бу коточкыч хәл Чишмә районында булган.

Шушы көннәрдә, ягъни 2 ноябрьгә каршы төндә, ике ир йортта спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Бераздан болар, сүзгә килешә алмыйча, сугыша башлаганнар. Йорт хуҗасы - 62 яшьлек ир, аш-су бүлмәсеннән пычак алып чыккан да, кунакның эченә һәм аякларына чәнечкән. Шуннан соң тын калган дусты янына ятып йоклаган.

Иртән уянгач, дустының тын алмавын күреп, күршесенә йөгереп кергән һәм ашыгыч ярдәм чакыртуын үтенгән.

Башта ул үз гаебен танымаган. Тикшерүчеләргә әллә нәрсәләр алдап беткән, әмма соңрак ничек бар, шулай сөйләп биргән.

Аның сүзләренә караганда, кунакка килүче 59 яшьлек дусты аңа ташланган һәм бу узен якларга тырышып, пычак белән кадаган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас