

Кичә Мәскәүнең 1905 ел урамында зур йөк машинасы югары тизлектә автобус артында туктап торган такси машинасын сыткан. Такси водителе – 30 яшьлек Руфат Мусазаде һәм һәлакәткә берничә минут кала автомобильгә утырган 34 яшьлек Евгения Леонова үлгән. Такси машинасына барып менү белән фура водителе (Белоруссиядә яшәүче 27 яшьлек Вячеслав Пивовар) авария урыныннан качкан. Башта ул соңгы ай дәвамында яшәгән төзелеш вагончигына барган. Соңыннан абыйсы Сергей эшләгән сантехника кибетенә киткән. Полицейскийлар аны шунда тоткарлаган.
“Известия” Пивоварның шизофрениядән дәвалануын ачыклаган. Әйткәндәй, ул моңа кадәр “Талау” маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Әмма ул чакта Пивоварга чыгарылган хөкем карарын 2 елга шизофрениядән мәҗбүри дәвалауга алмаштырганнар.
“Права”сын Белоруссия гражданины былтыр кыш алган. Аның адвокаты сүзләренчә, юл һәлакәте көнендә Пивовар, соңгы өч тәүлектә йокламаганга күрә, руль артында йоклап киткән.
Суд утырышында 27 яшьлек водитель кылыгына үкенгән. Аны 2023 елның 2 гыйнварына кадәр сак астына утыртканнар.
Полицейскийлар таксины таптаткан йөк машинасы исәбендә (дөресрәге, аның водителе исәбендә) юл кагыйдәләрен бозган өчен 100 штраф булуын ачыклаган. Штрафлар түләнгән.
Вячеслав Пивовар шушы фурада 3 тапкыр авариягә дә эләккән булган. Аварияләрнең соңгысы быел сентябрьдә теркәлгән.
Коточкыч хәл. Гомерең бетсә, шулайдыр инде ул. Яшь хатын килеп туктаган такси машинасына йөгереп барып утыруы була, машинаны шундук фура сыта. Ямьсез сүз инде бу. Әмма чынында шулай. Фура туктап торган автобуска терәлеп диярлек тора. Җиңел машина аның тәгәрмәчләре астында... Такси водителе дә кызганыч. Исеме буенча, бәлки көнчыгыш дәүләтләренең берсеннән килеп акча эшләргә уйлагандыр...
Тик бер генә сорау туа. Нишләп кайчакта юлда инспекторлар водительләрне барлык штрафларын әйтеп бирә алалар, ә шизофрения диагнозына ия кеше бер каршылыксыз “права” алалган?
Чыганак: mk.ru