

Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә 41 яшьлек ир пычак белән 43 санлы мәктәпкә һөҗүм иткән һәм анда сәркатип булып эшләүче сөяркәсен үтергән.
Шулай ук ул 51 яшьлек директор урынбасарын да яралаган. Вахтер полиция чакырткан. Каникуллар булу сәбәпле мәктәптә балалар булмаган.
Соңрак Каюровның әнисе сөйләвенчә, ул улы белән аралашмаган. “Ул безнең белән яшәми. Мин ялгызым аның кызын тәрбиялим. Шәхси тормышында нәрсә булгандыр, белмим. Әмма мәрхүмәне яхшы беләм, бик әйбәт хатын иде. Алар инде берничә ел бергә яшиләр иде. Лена аның баласы белән аралашып тора, килеп аның хәлен белән иде”, – дип сөйләгән һөҗүм итүченең әнисе.
Әнисе сүзләре буенча, 41 яшьлек Каюров та, кыз баланың әнисе дә тәртипсез яшәү рәвеше өчен ата-ана хокукларыннан мәхрүм булганнар. Шул ук вакытта үткән атнада кызының хәлен белергә килгәндә Каюров “нормаль” булган, имеш.
Бәлки, бергә яшәгән хатын аны ташлагандыр һәм улы шундый адымга баргандыр, дип фаразлый Каюровның әнисе. Яисә үтерүнең сәбәбе – көнчеллек, дип тә шик белдерә ул.
Мәктәпкә һөҗүм иткәч, Каюров үз-үзенә кул салмакчы булган, әмма аны тоткарлап өлгергәннәр. Аңа каршы җинаять эше кузгатканнар.
Ир моңа кадәр әбисен (хатынының әнисен) үтерү янавы аркасында хөкем ителгән булган, моннан соң ул икенче бер сөяркәсен даими тукмап торган һәмшулай ук үтерү белән янаган. Кеше мунчасының төтен торбасын һәм җирле он тарта торган заводтан кабель урлавы өчен дә хөкем ителгән булган.
Чыганак: lenta.ru