

Удмуртиядә суд үзаллы йөри алмаган нәнәсенә ут төрткән 27 яшьлек кызны кулга алган. Бу хакта Русия тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр иткәннәр.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 31 октябрь көнне иртән кыз йөри алмаган нәнәсенә яна торган сыекча сибә һәм ут төртә. Сәбәбе – нәнәсе кызга эчмәскә, йортта бәйрәм оештырмаска, сөяркәләр алып килмәскә кушкан. 2 ноябрь көнне пенсионерка дәваханәдә үлгән.
Әйтүләренчә, бу онык моңа кадәр дә һәлак булган нәнәен тукмаган булган. Бу гамәле өчен аны судка да биргән булганнар.