Җинаять һәм җәза
2 ноябрь 2022, 06:49

Тимер юлын сүтеп, металлоломга тапшырганнар

Җиңел акча күпләрне  кызыктыра шул...

Нефтекама прокуратурасы 3 кешегә карата “алдан сөйләшеп төркем белән караклык кылу” һәм “зур күләмдә ришвәт бирү”маддәләре  буенча гаепләү карарын раслады.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның июлендә  гаепләнүчеләр  тимер юлының “Нефтекама-Саклау” участогыннан детальләр урлаган. Җинаятьтәшләр, тимер юлы полотносыннан 2,4 тонналык частьларны сүтеп алып,  металлоломга тапшырган. Зыян суммасы 150 меңгә барып баскан.

Юлның төзек булмавы сәбәпле цистерналар күчереп йөртүче локомотив рельслардан төшкән. Җаваплылыктан качарга теләп, гаепләнүчеләрнең берсе хокук саклау органнары хезмәткәренә 200 мең сум күләмдә ришвәт тәкъдим иткән. Әмма акчаларның бер өлешен тапшырганда тотылган.  Шулай итеп, полицейскийлар ришвәт бирүне булдырмый калган.

Арытаба тикшерү өчен  җинаять эше Нефтекама шәһәр судына юнәлтелде, дип хәбәр иттеләр БР Прокуратурасында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас