Җинаять һәм җәза
2 ноябрь 2022, 16:34

Балаларны кагып-сугып “тәрбияләгән”, аларны коридорда ябып куйган

Коточкыч...

vashgorod.ruvashgorod.ru
Фото:vashgorod.ru

Ут күршебез Татарстанның Азнакай шәһәрендә балалар бакчасында эшләүче няня тәрбияченең ике яшьлек балаларны мәсхәрәләве һәм кыйнавын видеога төшергән һәм роликны ата-аналарга, соңрак полициягә күрсәткән.

Бу хакта Mash Iptash Телеграм-каналы хәбәр итә.

Басма мәгълүматы буенча, авырган икенче бер няняны алмаштырган хатын тәрбияченең  балаларның  битләренә сугуын, аларга кычкыруын, этүен һәм коридорда ябып куюына шаһит булган. Ул моны видеога төшерергә булган. Видео кадрларын соңрак бу хатын шушы төркемгә йөрүче кыз баланың әнисенә күрсәткән, шулай ук мәсхәрәләүләр турында полициягә хәбәр иткән. Моннан тыш, 26 октябрьдә бу балалар бакчасында хезмәт тикшерүе үткән, аның нәтиҗәләре буенча 3 педагогны эштән азат иткәннәр.

Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралгач, төбәк прокуратурасы да  балалар бакчасын тикшерә башлаган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас