

Зианчура районында өч хатынның гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте буенча кичә, 31 октябрьдә, хөкем карары чыгарылды.
Исегезгә төшерәбез: быел апрельдә Ямашлы сусаклагычында хатын-кызлар утырган автомобиль суга төшеп капланды. Водитель генә исән калды, 3 пассажирның – аның ахирәтләренең гомере өзелде.
Бу дүрт хатын да коллегалар булалар, урындагы кафеда пешекче булып эшлиләр. Фаҗига буласы көнне алар туган көн билгелиләр һәм бәйрәмне Ямашлы сусаклагычы ярында дәвам итәргә булалар. Ләкин водитель идарәне югалта һәм машина суга барып төшә.
ВАЗ руле артында утырган 48 яшьлек хатынның салмыш булуы ачыклана. 10 бала әнисез калды. Мәрхүм 53 яшьлек хатынның – 5, 36 яшьлегенең – 2 һәм 49 яшьлегенең 3 баласы ятим калды. Водитель хатынның да 2 баласы бар.
Авариядән соң гаепләнүче йорт арестында була. Судта ул гаебен таныган. Аны 6 елга гомум режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.