

Моряклар Севастополь төньягында Любимовка районында очучы беспилотникны бәреп төшергән. Бу хакта шәһәрнең губернаторы Михаил Развожаев хәбәр итә.
29 октябрьдә беспилотниклар Севастополь култыгында Кара диңгез флоты корабларын атакалаган иде. Русиянең Оборона министрлыгында Украина коралланган көчләре һөҗүм иткән, дип белдерделәр. Ведомство шулай ук атакага Бөекбританиянең катнашлыгы бар диде, һәм пилотсыз очучы аппаратлар атакасын теракт дип атады.
Шуны да әйтергән кирәк, шәһәр губернаторы Развожаев белдерүенчә, Севастополь култыгындагы беспилотниклар атакасы – Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле иң күләмлесе. Белгечләр, диңгез беспилотникларына беркетелгән навигацион модульләргә экспертиза үткәреп, аларны Одесса районындагы яр буеннан очырганнар дигән фикергә килгән. Бу аппаратлар Киев яисә Киев яклы Көнбатыш илләренең Украина портларыннан авыл хуҗалыгы продукциясен чыгарыр өчен яллаган суднодан чыгарылган булырга мөмкин, диләр ведомствода.
31 октябрьдә Русия Украина территориясендәге энергетика инфраструктурасына һөҗүм итте. Башлыча Киев, Днепропетровск өлкәләрендә шартлау тавышлары яңгыраган. Киев мэры Виталий Кличко бу хакта: “Үтә дә әһәмиятле инфраструктура объектларына һөҗүмнәр теркәлде, башкаланың бер өлешендә ут юк, кайсыбер районнарда су юк. Бар хезмәтләр дә эшли”, – дип язган. Өлкә хәрби хакимият башлыгы Алексей Кулеба кешеләрне саклану урыннарда калырга чакырган. Ара-тирә төрле өлкәләр утка тотылу нәтиҗәсендә электр энергиясен чикләү кулланыла, диде ул.
Соңрак Украинада шартлаулар нәтиҗәсендә ашыгыч чаралар кертелгән, бу хакта президент Владимир Зеленский офисының башлыгы урынбасары Кирилл Тимошенко хәбәр итте. “Бу мөһим! Массакүләм утка тотулар аркасында электр энергиясен сүндерү чарасы кертелә!” – дип язган ул. Сәясәтче сүзләренчә, һава оборонасына каршы системалар ракеталарның бер өлешен бәреп төшергән, әмма аларның кайсыберләре төшеп шартлаган.
Владимир Путин Сочидагы Сочидагы өч яклы сөйләшүләр нәтиҗәсе буенча уздырылган матбугат конференциясендә Русиянең Украина территориясен утка тотуны өлешчә Киев ягыннан Севастопольгә булган террорчылык атакаларына җавап дип санарга була диде.
Чыганак: lenta.ru