Җинаять һәм җәза
1 ноябрь 2022, 07:37

Ир хатынының сөяркәсен очрашуга чакырган

Кирәк булдымы икән ул очрашу?

UnsplashUnsplash
Фото:Unsplash

Красноярск краеның Назарово шәһәрендә 43 яшьлек ир 46 яшьлек ирне үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Красноярск каре һәм Хакасия республикасы буенча Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Юлия Арбузова.

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче хатыны белән аерылышып йөргән. Хатыны иреннән киткән һәм икенче кеше белән якын мөнәсәбәтләргә кергән. 31 октябрь кичендә ир хатынының сөяркәсен коммуналь күпер тирәсенә очрашуга чакырган. Көндәшләр үзләре белән  утлы корал ала. Талаш вакытында гаепләнүче, хатынын көнләп, аның сөяркәсенең күкрәгенә, йөзенә һәм эченә ата.

Шулай итеп, хатынының сөяркәсе шунда ук җан бирә. Тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча үтерүче дип шикләнелгән ирне тоткарлый.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас