Җинаять һәм җәза
31 октябрь 2022, 05:53

Яшь әни наркотик белән тотылган

Баласын коляскага утыртып, ул урамда закладкалар куеп йөргән. 

Яшь әни наркотик белән тотылганЯшь әни наркотик белән тотылган
Яшь әни наркотик белән тотылган

Краснодар краенда урамда бер яшь әнине наркотик белән кулга алганнар. Ул бәләкәй баласы белән урамда йөргән булып, "закладка" куеп йөргән. Полиция хезмәткәрләре урамда андый кешеләрне тиз аера шул. Хатын яшергән урыннарын фотога төшергән вакытта полиция килеп тоткан. Җәзадан качу өчен ул телефонын бар көченә җиргә атып бәргән - төшерелгән фотолар юкка чыгар дип уйлаган. Тик куркуыннан "эш" телефоны урынына үзенең телефонын ваткан. Хокук сакчылары фотоларын карап, яшергән төргәкләрне тапканнар һәм коляскасыннан да тагын 20ләпне тартып алганнар. Берсе дә сизмәсен өчен ул аларны баласының подгузниклары эченә яшергән булган.

Декретта бала белән утырганда, әлбәттә, акча җитми инде ул, тик, эзләгән кеше акча эшләүнең башка юлларын да таба ала. Ә бу җиңел юл белән баерга уйлаган. Хәзер аны 8-15 елга кадәр төрмә көтә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас