Җинаять һәм җәза
31 октябрь 2022, 10:03

"Суд карары белән килешмим"

Шулай ди Кушнаренко районы башлыгы вазыйфасыннан читләштерелгән Руслан Гыйззәтуллин.

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Бүген, 31 октябрьдә, Кушнаренко районы суды район хакимияте башлыгы вазыйфасыннан читләштерелгән Руслан Гыйззәтуллинга хөкем карары чыгарды. Ул “вазыйфа вәкаләтләрен арттыруда” гаепләнә иде, ләкин суд бу маддәне “салкынлыкка” үзгәрткән.

Исегезгә төшерәбез: тикшерүчеләр фикере буенча, 2019 елның июнендә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге 145 гектар мәйданлы һәм кадастр хакы 8 миллион сумнан арткан җир участогы “Авента” компаниясенә арендага бирелә. Шул елның октябрендә гаепләнүче участокны 5,1 миллион сумга яки түбән хакка сату буенча аукцион үтүе турында законга каршы килгән карар чыгара. Җиңүче дип коммерция оешмасы таныла. Нәтиҗәдә, базар хакы 8,7 миллион сум булган җир участогы муниципаль милектән алына. Шул ук вакытта гаеп милек характерында түгел, диелә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Руслан Гыйззәтуллин шул рәвешле үз карьерасын үстерергә теләгән, яки властьның югары органнары алдында үзен инвестицияләр җәлеп итүгә сәләтле җитәкче итеп күрсәтергә һәм абруен күтәрергә омтылган.  

Нәтиҗәдә бүген аңа “салкынлык” маддәсе буенча хөкем карары чыгарылган. Аңа 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләнгән. Ләкин чиктән тыш вакыт үтү сәбәпле, аны җиңаять эшенә җәлеп итүдән азат иткәннәр.

Гыйззәтуллин үз гаебен танымаган. “Без суд карары белән риза түгел, апелляция бирәчәкбез”, – ди ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас