

18 октябрь көнне Гафури районының Иген-Елга авылы янында бер аюны үтергәннәр.
Полиция хезмәткәрләре законсыз рәвештә кыргый хайаннарга хөҗүм итүчене эзләп тапкан. Родина авылында яшәүче 26 яшьлек ир-ат кабан дуңгызын аулау өчен лицензия алган булган, полиция хезмәткәрләре аның өенә барган. Һәм шикләнүләре юкка булмаган.
Кулына корал эләккәч, ул урманда барлык төр хайваннарны да ауларга ярый дип уйлаган, күрәсең. Егет бер баруында яшь аюны күреп, атып үтергән дә, гәүдәсен өенә алып кайткан.
Полиция хезмәткәрләре аның исеменә теркәлгән өч мылтыгы белән 10 патрон һәм аю калдыкларын тартып алалар.
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.