

Федераль иминлек хезмәте Ульяновскида элек укыган мәктәбендә массакүләм атыш әзерләүдә гаепләнүче 17 яшьлек көллият студентын тоткарлаган. Аны Җинаять кодексының 3 маддәсе буенча гаеплиләр.
Егетне “Кече яшьтәгеләрне хәвефле ысул белән үтерергә әзерләнү”, “Корал һәм боеприпасларны законсыз рәвештә саклау”, “Террорчылык эшчәнлеген аклау” маддәләре буенча гаеплиләр.
Тикшерү версиясе буенча, элек укыган мәктәбенә һөҗүм итәргә җыенуы турында студент төркемдәшләренә ычкындырган. 21 октябрьдә аны көч структуралары хезмәткәрләре кулга алган, икенче көнне Ленин район суды карары буенча ике айга сак астына утыртканнар.
Шикләнелүченең яшәгән җирендә тентү үткәргәннән соң, Макаров пистолетына патроннар, мәктәп планы һәм Молотов коктейльләре әзерләү буенча инструкция тапканнар. Студентта корал тапмаганнар.
Чыганак: lenta.ru