

Башкортстанның ЮХХДИ хезмәткәрләре 23 октябрьгә каршы төндә Әбҗәлил районында руль артында китеп барган 15 (!) яшьлек исерек үсмерне тоткарлаганнар.
“Шәп” водительне районның Геологоразведка авылы тирәсендә туктатканнар. Юл-патруль хезмәте наряды “ВАЗ-2107” автомобиленә игътибар иткән. Итмәс иде, тегесе нарядның законлы туктарга кушу таләбенә исе дә китмәгән. Җитмәсә, качарга уйлаган. Берникадәр куып барганнан соң, юл-патруль хезмәте инспекторлары автомобильне куып тота алган.
Тикшерә башлагач, шул ачыкланган: үсмернең үзе белән документлары булмаган. Алай гына да түгел, җаваплылыктан качу ниятеннән ул инспекторларга үзенеке урынына абыйсының исем-шәрифләрен әйткән... Һәм ул исерек булып чыккан.
Үсмер полиция хезмәткәрләренә үзенә 18 яшь тулмавын, әтисенең машинасын сорамыйча алуы турында әйткән. Әти-әнисен чакыртып китергәч, аның шәхесен тагын бер тапкыр ачыклаганнар.
Үсмергә карата берничә протокол төзелгән, материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.
Балигъ булмаган бу үсмер водитель төнгә карай, җитмәсә салмыш килеш, нишләп йөргән соң?! Шаклар катмалы. Ярый әле, кеше таптатып өлгермәгән. Юлларда аварияләргә, гомерләр өзелүгә, гаиләләргә кайгылар килүенә шушындый адәмнәрнең сәбәпче булуына аптырыйсы да юктыр инде...