Җинаять һәм җәза
21 октябрь 2022, 16:14

Ник машинаңда акча калдырасың, шофер дус?

Ә бурлар шуны гына көтеп йөри дә...

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

  Машинадан документлар яки акча салынган кәшилүк урлау очраклары юк-юк та очрап тора.

Шушы көннәрдә генә полициягә Салават шәһәрендә яшәүче 50 яшьлек иркәй мәрәҗәгать иткән. Баксаң, 20.00 сәгатьләр тирәсендә моның машинасында сигнализация эшли башлаган. Ир урамга йөгереп чыгуга, машинада арткы тәрәзәнең ватылуын,   документлар, банк карталары һәм 43 мең сум салынган сумканың юк булуын күргән...

   Әлеге хәл булган урынга тикшерү-оператив төркем килеп җиткән. Һәм 15 минут үткәндерме-юкмы, бурларны тотканнар да. Алар моңа кадәр дә төрмәдә утырып чыккан Ростов өлкәсе кешеләре булып чыккан. Берсенә – 37, икенчесенә – 40 яшь.

 

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас