

Мәскәүдә яшәүче эшсез ир ике ай дәвамында үзенең BMW-сында башкала көньягы ихаталары буйлап иномарка тәрәзәсеннән сукбай песиләрне атып йөргән. 2020 елда башкаланың берничә районында яшәүчеләр ихаталарда еш кына үле песиләргә тап булган. Авыр җәрәхәтләнгән, әмма исән калган песиләр дә булган.
Битараф булмаган мәскәүлеләр полициягә мөрәҗәгать иткән. Видеокүзәтү камералары буенча, песиләргә машинадан атулары ачыкланган. Соңрак автомобильне дә, аның хуҗасын та тапканнар. Ул элекке менеджер Олег Кривяков булган. Үз гамәлләрен ул районны “песи коронавирусы”ннан сакладым дип аңлаткан.
Мәскәүнең Черемушки районы судында Кривяков эшен менә ярты еллап инде карыйлар. Җәнлекләрне яклаучылар мәгълүматлары буенча, атучының корбаннары икедән шактый күбрәк булган, әмма тикшерү нибары ике очракны гына дәлилли алган. Эш материалларына ярашлы, ким дигәндә 4 песи һәлак булган, тагын 3 мәчене ир яралаган.
Кривяковка 5 елга кадәр төрмә срогы яный. Волонтерлар петиция төзегән. Алар Кривяковны гаепле дип таныр өчен генә түгел, ә катырак җәза билгеләр өчен дә имзалар җыя. Имзалар җыючылар мәскәүле кешеләр өчен дә хәвеф белән янарга мөмкин дигән фикердә.
Соңгы суд утырышына Кривяков килмәгән.
Чыганак: lenta.ru