

Петербургта хәбәрсез югалган ирнең милке белән мошенниклык кылган алты кешене кулга алганнар.
Русиянең Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, быел октябрьдә җинаятьтәшләр 1947 елгы хәбәрсез югалган ирнең туганнары юклыкны ачыклыйлар. Һәм ялган ышаныч язуы, сату-алу килешүен кулланып, аның машинасы, фатиры, 5 миллионга якын акчасын үзләштерәләр.
Тентүләр вакытында җинаятьтәшләрдән тикшерү өчен мөһим предметлар һәм документлар тартып алынган. Фигурантларны сак астына утырту мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: lenta.ru