Җинаять һәм җәза
20 октябрь 2022, 18:33

Билгеле артистка кеше таптаган

Мәрхүмәнең канында алкоголь ачыкланган.

polit.rupolit.ru
Фото:polit.ru

Русиянең театр һәм кино актрисасы Анна Большова машинада кеше таптап үтергән. Бу хәл 14 октябрь төнендә Калуга өлкәсенең Грачевка авылында теркәлгән.

Җирле хакимияттә сөйләүләренчә, артистка Грачевкага еш кайтып йөри, чөнки берничә ел элек шул авылда йорт сатып алган. Авария көнендә  Большова  үзенең Audi машинасында барганда җәяүлене күрмәгән. Бәрелешүдән соң артистка шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан һәм табибларны килүен көткән, әмма хатын медиклар килгәнче ук җан тәслим кылган.

Вакыйга буенча әле җинаять эше кузгатылмаган.

Авария корбаны – Грачевкада яшәүче Олеся Борисенко. Экспертиза аның канында алкоголь булуын ачыклаган.

“Ленком” театры  (артистка шул театрда хезмәт итә) директоры Марк Варшавер  Большованың сүзләрен җиткереп, авариянең дөм караңгыда булуын белдергән. Имеш, Борисенко үзе машина астына ташланган дигән фаразлар да бар.

Адвокат Даниил Лунев Анна Большовага 4 ел ярымга кадәр төзәтү эшләре, шулай ук аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү  һәм кайсыбер вазифалар биләү тыелырга мөмкин дигән фикердә. Җинаять эше саксызлык буенча кеше үлеменә китерү маддәсе буенча кузгатылган хәлдә шундый җәза бирелергә мөмкин. Җинаять эше нинди юнәлеш алуны исәпкә алып, артисткага 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү дә, шартлы срок та янарга мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас