Җинаять һәм җәза
19 октябрь 2022, 09:13

4 кызны таптаган егет гафу үтенгән

Суд утырышы турында “Честно говоря” тапшыруында сөйләделәр.

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Видеодан скрин.

Исегезгә төшерәбез, коточкыч фаҗига быел 18 июль иртәсендә Бакалы авылында теркәлде. Үзенең “Audi A5” машинасында исерек егет югары тизлектә 16-19 яшьтәге 4 кызны таптап үтерде. Мәрхүмә кызлар шушы авыл мәктәбен тәмамлаганнар, Уфада укып, кафеда биредә кафеда эшләгәннәр. Ул иртәдә кызлар эштән кайтып барган. Кафедан чыгып 60 метр ара үткәч,  гомерләре өзелгән.

Шушы көннәрдә Чакмагыш районара судында фаҗигале юл һәлакәте  буенча суд утырышы узды.  Авыр җинаятьтә гаепләнүче яшь ирне суд залына көчәйтелгән конвой белән алып керделәр.  Сак астында калу срогын озайткач, егет һәлак булган кызларның туганнарына мөрәҗәгать итте:

–Ничек сүз башларга да белмим... – егет күз яшьләре аша залдагыларга эндәште. – Зинһар өчен, мине гафу итегез,  мин моны кылырга теләмәгән идем!

–Ходай үзе хәл итсен! – дигәннәр мрәхүмә кызларның туганнары.

Алар үтерүчегә иң каты җәза бирүләрен тели.

Бу эш буенча чираттагы утырыш 9 ноябрьдә булачак. Закон буенча, кызлар гомерен кыйган егеткә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: mgazeta.com

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас