Җинаять һәм җәза
18 октябрь 2022, 09:28

Төнлә балкон аша кергән

"Уянып китсәм - кемдер шкафымны актарып тора..."

Төнлә балкон аша кергәнТөнлә балкон аша кергән
Төнлә балкон аша кергән

Уфада полиция хезмәткәрләре 76 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән.

Бер ир төнлә балкон аша аның фатирына төшеп, аны кыйнап чыгып киткән. 29 яшьлек бурны кулга алганнар.

Төн уртасында пенсионер ят тавышка уянып киткән. Һәм күзләрен ачкач, йөрәге ярыла язган - бүлмәсендә  ят ир шкафын актарып торган. Йорт хуҗасының уянганын күреп, карак аның янына йөгереп килә дә, кыйный башлый. Аннары аның кулындагы ике алтын йөзеген, алкасын салдырып ала, өстәлендәге кесә телефонын һәм акча янчыгын алып чыгып китә.

Икенче көнне әби бераз уш алгач, улына шалтыратып, бу хәлләрне сөйли, аның киңәшен тотып, соңрак полициягә мөрәҗәгать итә.

 

Пенсионер җинаятьченең йөзен һәм кыяфәтен сөйләп биргәч, аның эзенә тиз төшкәннәр. Ул элек хөкем ителгән 29 яшьлек Уфа егете булган. Аны кулга алганнар. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас