

Ижевск мәктәбендәге атыштан соң каты яраланган 10 кеше бүгенгәчә дәваханәләрдә. Бер баланың хәле бик авыр дип бәяләнә. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итә.
“Әле 10 кеше стационар рәвештә дәвалана, алар арасында ике өлкән яшьтәге кеше дә бар”, – ди министр. Бер бала Мәскәүдә Бурденко исемендәге нейрохирургия үзәгендә ята. Аның хәле катлаулы дип бәяләнә.
Удмуртия мәктәбендәге атыш 26 сентябрьдә булды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 17 кеше һәлак булган. Шуларның 11е – балалар. 24 кеше каза күргән, шуларның 22се – балигъ булмаган яшьтәгеләр. Удмуртиядә 26-29 сентябрьдә матәм игълан ителгән иде...
Мәктәпкә кайчандыр үзе дә шунда укыган Артём Казанцев һөҗүм итүе ачыкланды. Казанцевның күршеләре аны йомык, дәшмәс кеше дип искә ала. Аның гаиләсе беркайчан да беркем белән дә аралашмаган, ул әнисе һәм картәнисе белән яшәгән. Атыштан соң ул үз-үзенә кул салган.
Чыганак: lenta.ru