

Хабаровскидагы бер вузның элекке бухгалтерын 3 миллион сумнан артык акчаларны үзләштергәне өчен кулга алганнар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр.
Полиция мәгълүматлары буенча, 62 яшьлек хатын университетта 5 ел (2017 елның апреленнән алып 2022 елның май аена кадәр) эшләгән. Шул вакыт эчендә ул түләүләр тиешле студентлар исемлегенә әлеге вузда укымаган кызының, аның танышының һәм үзенең реквизитларын кертә барган.
Нәтиҗәдә ялган студентлар ай саен 40тан алып 50 мең сумга кадәр акча "алып" ятканнар. Шикләнелүче хатын бу акчаларны картадан алып, үз мәнфәгатьләрендә кулланган. Бүгенге көнгә ул 130 мең сум акчаны кайтарган инде.
Чыганак: lenta.ru